Мин аны һаман да сагынам... (тормыштан)
Күңелемдә Алмазга булган яратуны, мәхәббәтне үтерү өчен миңа ике ел кирәк булды. Еракта, бәлки, онытырмын дип, укырга башка шәһәргә китеп кердем. Ноябрь бәйрәмнәрендә өйгә кайтуга Алма апага йөгердем. Мин әнине генә түгел, аны да бик сагына идем. Ул әле эштән кайтмаган иде. Үз ачкычым белән ишекне ачып кердем дә, аңа сюрприз ясыйм әле дип, чәй әзерләргә керештем. Шул вакыт ишектә звонок. Барып ачсам – Алмаз басып тора...